Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Чәчләргә чал кергәч" - әдәби - музыкаль кичә

6 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган « Чәчеләргә чал кергач» дип аталган әдәби –музыкаль кичә узды.Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмгә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре  өлкән абый-апаларыбыз килде. Аларның барысының да зур эш тәҗрибәсе бар.

 Хәрмәтле  өлкәннәребез алар  өчен әзерләнгән һәр номерны бик җылы һәм шатланып каршы алдылар. Алар чыгыш ясаучылар белән бергә җырлыйлар, ә кайберләре Үткән елларын искә төшереп, хәтта еладылар да.  Шулай ук кичәдә иң күп китап  укучы һәм иң өлкән яшьтәге кунак билгеләнде, аларга алкышлар астында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Чиканас һәм Югары Бирәзә авыл китапханәсе китапханәчеләре «Чәчеләргә чал кергач» бәйрәм кичәсендә кунаклар белән бергә «Хисләремне туплап тәкыя үрдем» китап күргәзмәсе буйлап сәяхәт иттеләр.  Күргәзмәдә якташ шагыйрьләр турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәчеләр шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, аларны тормыш юлы белән таныштырдылар. "Арча ягы язучылар" видеоролигын күрсәттеләр. Хәлидә апа Вафина авылдашыбыз Радик Мөхәммәтҗанов язган "Зәңгәр чәчәк" җырын җырлады. Вәгыйз Аглиуллин Сания Әхмәтҗанова сүзләренә җырлар җырлады. Филсина Корбангалиева һәм Рәмзия Мөхәммәтҗанова үзләре язган шигырьләрне укыдылар.

    Чәй өстәле артында өлкәннәребез яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.