Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Уен фест "Кабыргалы-тамчылы"

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Чиканас авыл китапханәсе китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 15 августта 14.00 сәгатьтә балалар өчен "Уен фест" татар халык уеннары үткәрделәр.

 Чарада башта китапханәче балаларга милли мәдәният, традицион халык уеннары, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга «Кабыргалы-тамчылы» дип аталган халык уены тәкъдим иттеләр. Бу уенны яшь чакларында аларның ата - бабалары да уйнаган булган. Китапханәче уен кагыйдәләрен аңлатты

Балалар бу халык уенын бик теләп уйнадылар, һәм ул балаларда зур тәэсир калдырды.