Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Илаһи моң - бу көйләрдә!" - фольклор кичә

Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны  пропагандалауда иң үтемле чара булган. Чиканас авылында үткәрелгән мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Үзенә бертөрле җылы мохиттә узды кичә.  Кичәгә килүче апаларның  мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде.

Фольклор кичә Чиканас авыл мәдәният йортында, «Ак калфак” оешмасы членнары, китап укучыларым белән берлектә үткәрелде. Кичәгә үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче, мөнәҗәтләрне көйләп оста башкаручы апаларыбыз чакырылды. Кичәне  авылның имамы Госман хәзрәт башлап җибәрде. Мин кыскача гына халык авыз иҗатына караган мөнәҗәтләр жанры турында сөйләдем. Нәфига абыстай Рамазан  ае, аның эчтәлеге турында мәгълүмат бирде. Буыннан – буынга күчкән мөнәҗәтләр һәм бәетләр яңгырады: «Муса», «Сабырлык», «Ана Ялваруы», «Шундый вакыт киләчәк» мөнәҗәтләре Халидә Вафина, Нәфисә Нигъмәтҗанова, Фильсина Корбангалиева башкаруында тамашачыларга җиткерелде , шулай ук Гөлия Сибгатуллина һәм Рәмзия Мөхәммәтҗанова. башкаруында үзләре иҗат иткән бәетләр укылды.  

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе икәненә инандык. Кичә өстәл артында дәвам итте. Кунакларны тәмле чәй һәм бәлеш белән сыйладык. Чарада катнашучыларның барысы да истәлеккә кечкенә сувенирлар алдылар, җылы кич өчен рәхмәт белдерделәр.