Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә" -әдәби кичә

     Китапханәдә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Кичәгә китапханәнең актив укучылары чакырылды. Кичә барышында китапханәче  язучының иҗаты, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Балалар батырлык, язмыш сынавы кебек төшенчәгә билгеләмә бирделәр, шигырьләр укыдылар.

     Китапханәдә “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды.      Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.        Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән? Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес.Тормышны ярату мәктәбе ул!