Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Аҗаганнар уйнаткан әдип" - әдәби кичә

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан Чиканас авыл китапханәсендә  «Аҗаганнар уйнаткан әдип» дип исемләнгән әдәби  кичә узды.  Хәсәнов Мәхмүт Максудович — күренекле прозаик, драматург, актер, публицист.  Мәхмүт Хәсәнов балалар өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза. Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.

  Кичәдә урта буын китап укучылар катнашты. Чара барышында язучының  тормыш юлы, иҗаты тасфирланды, кичә матур  шигырьләр белән үрелеп барылды һәм презентация тәкъдим ителде. Шулай ук язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен  “Кеше китә, эзе кала, сагынганда сүзе кала” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Кичәдә 7 кеше катнашты.