Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Коррупция - намус дефициты" - мәгълүмат сәгате

     9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Чиканас авыл китапханәсендә коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Коррупция – намус дефициты" дигән мәгълүмат сәгате узды. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды.

      Китап укучылар игътибарына "Коррупциягә "ЮК!" дип әйтик"” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.