"Йөрәктән йөрәккә" - инвалидларның өйләренә бару
Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искә төшерү. Һәрбер кеше ,ярдәмгә мохтаҗларга, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү.
Чиканас авылында шулай ук инвалид кешеләр яши, аларга әхлакый ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. 3 декабрь көнне Чиканас авыл китапханәчесе инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште . Бу кешеләрнең, аеруча кыш көне, китапханәгә бару мөмкинлеге юк. Аларның теләкләрен искә алып, китапханәче кирәкле әдәбиятны сайлап алды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды һәм газета-журналларның яңа номерларын алып килде. . Ул Даймә апай, Миннегөл апай һәм Әлфия апайлар гаиләләрендә булды, күчтәнәчләр тапшырды. Яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-бересенең уңышларына куанып, йөрәк җылысын бүләк иттеләр. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.