Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Билгесез солдат көне" -батырлык сәгате

3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу көн – безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата.Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. “Билгесез солдат көне- ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә” – дип аңлатты  китапханәче укучыларга. Һәйкәл янында яу кырында башларын салган авылдашларыбыз бер минут тынлык белән искә алдынды. Алар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салынды. Батырлык сәгатендә 9 укучы катнашты.