Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Тән зиннәте - кием, акыл зиннәте - гыйлем" - мастер - класс. Библионочь 2022.

28 май көнне Фазылова Ясмилә Илгиз кызы  хатын-кызлар өчен мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.

Чәчкә матур прическа ясаган кебек, яулыкларны да төрле ысул белән бәйләргә була. Иң беренче, хатын-кыз яулык бәйләр алдыннан чәчен җыеп куя. Аннан боне дип аталучы махсус баш киемен кия һәм өстеннән яулык бәйли. Яулыкның төсе эчтәге башлык белән килешле булырга тиеш.

Ул яулыкны инәләрсез бәйләү ысуллары, аның нечкәлекләре белән дә таныштырып китте һәм аларны һәр кыз өйрәнә ала. Бары теләк кенә кирәк.

Үз эшенең остасы булган Ясмилә апайның  җитез куллары белән тудырылган образлар гүзәл затларның күңеленә хуш килде. Чыннан да, бик матур һәм гади!