Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Оч иреккә җырым!" - шигырь кичәсе

19 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар белән якташыбыз шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп кенә әдәби премияләр иясе Сания Әхмәтҗанованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Оч иреккә җырым!” дип исемләнгән шигырь кичәсе узды. Китапханәче башта китап укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Халидә Вафина  һәм Вагыйз Аглиуллин С.Әхмәтҗанова сүзләренә язылган “Арчаларда калып булмады” һәм “Пар алма” җырларын башкардылар. Калган китап укучыларым шагыйрәнең  шигырьләрен укыдылар. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.