Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Ислам дине - безнең тормышта" - тематик кичә

14 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Чиканас авыл китапханәсендә киң катлам укучылар өчен «Ислам дине — безнең тормышта» дигән темага Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Чараны ачып, китапханәче дөнья халыкларының төрле диннәре турында сөйләде, милли гореф-гадәтләре белән таныштырды. Бу чарага без авыл абыстаен чакырдык. Әңгәмә барышында Ясмилә апа җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызудагы исламның роле,  ислам динен кабул итү тарихы, аның рухи һәм әхлакый нигезләре, мөселманнарның изге китабы – Коръән турында сөйләде. Халидә апа мөнәҗәт башкаруын, Рәмзия апаның бәетләрен китап укучылар бик җылы кабул иттеләр.

 Бу кичә Исламга мәхәббәт хисе тәрбияләргә, шулай ук укукучыларны дөньяда Исламның ни дәрәҗәдә мөһим булуы белән таныштырырга ярдәм итте. Аннан Нәфига апа укучыларның сорауларына җавап бирде .

Чарага «Ислам дине – яшәү үрнәге»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә изге Коръән китабы ,Ислам нигезләре, пәйгамбәрләр һәм изге урыннар турындагы  китаплар куелган иде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Ул ислам динен кабул итү тарихы, аның рухи һәм әхлакый нигезләре, мөселманнарның изге китабы – Коръән турында сөйләде. Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган китапларны өйләренә алдылар.