Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Космонавт буласым килә" - әдәби викторина

11 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә  Космонавтика көне уңаеннан “Космонавт буласым килә” дип исемләнгән викторина уткәрелде .  "Галәм киңлекләре" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмәдә барлык төр китап укучылар өчен космоска багышланган, төрле сорауларга җавап табырлык әдәбият тупланды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Тәкъдим ителгән китаплар балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар Юрий Гагаринның биографиясе белән , беренче хатын-кыз косманавт һәм ачык галәмгә чыккан беренче косманавт белән таныштылар.  

Укучылар викторина уенында бик теләп катнаштылар. Балалар төрле, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, аннары ике командага бүленеп, “косманавтика” һәм “йолдызларга” сүзләреннән бик күп яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан укучылар бик тырышып скафандр кисеп ясадылар.. Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.