Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Сәйләннән матурлык ясау: яңа идеяләр һәм техника» - мастер-класс

1 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә «Ак калфак» түгәрәгенә йөрүчеләр белән «Сәйләннән матурлык ясау: яңа идеяләр һәм техника»дип исемләнгән сәйләннән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бисердан үрү пөхтәлек һәм тырышлык таләп итә, күп вакытны ала . Чара башында китапханәче  китап укучылар игътибарына бисер белән эшләү буенча китапларга күзәтү ясады, бисер төрләре турында сөйләде . Аннары Хәсәнова Зөбәрҗәт клуб әгъзаларына чәчәк ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Ул безгә сәйлән үрүнең төрле техникасы, бисер белән бизәргә  мөмкин булган әйберләр турында сөйләде. Ә соңыннан барысына да үзен бу сәнгатьтә сынап карарга һәм булачак чәчәккә бисердан чәчәкләр һәм ботаклар ясарга тәкъдим итте. Әлбәттә, моның өчен тырышлык, сабырлык һәм матурлык иҗат итү  кебек сыйфатларга ия булырга кирәк. Мастер-класста катнашучылар барысы да эштән бик канәгать калдылар.  Үз кулларың белән матурлык иҗат итә белү - бик шәп! «Ак калфак» клубы әгъзалары клуб кысаларында тормышка ашырырга ниятләгән идеяләре һәм киләчәккә планнары белән бик теләп уртаклаштылар. Чарада 9 кеше катнашты.