Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

”Көтә күңел кошларны,аларның шат җырларын”- уен-викторина

     1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Чиканас авыл  китапханәсендә укучылар белән”Көтә күңел кошларны,аларның шат җырларын”дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. 4 сыйныф укучылары”Сандугач” һәм “Карлыгач” командаларына бүленеп көч сынаштылар.

    Чарага  барышында китапханәдә “Кошлар безнең дуслар”-дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

     Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр,  кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, табышмаклар белделәр,уен викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә ахырында кошлар иң якын дуслары булган укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.