Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Китап-юл күрсәтүче маяк ул"

 2 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бу көнне Чиканас авылы китапханәсенә китап укучы балалар чакырылды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен  "Китап-юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.Укучыларга беренче китап кайчан басылган,ни өчен 2 апрель- Бөтендөнья  балалар китабы көне,беренче китап,кайда һәм кайчан басылганлыгы һәм башкалар турында сөйләнде.Шулай ук әлеге чарада "Иң күп китап укучы балалар" да тәбрикләнде