"Бәйләү өчен үрнәкләр" - күргәзмә
Китапханәдә “Бәйләү өчен үрнәкләр” темасына китап күргәзмәсе куелды. ”Ак калфак” клубының актив членнарының кул эшләре: бияләй, шәл, кофталары күргәзмәгә куелды һәм алар кызыксынган кешеләрне бәйләү алымнары белән таныштырдылар. Китап укучыларга китапханәдәге кул эшләре буенча булган журналлар һәм китаплар тәкъдим ителде.