Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Кыш бабайда кунакта" - балалар Яңа елы

6 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Төрле уеннар, конкурслар, лотореялар уйналды. Кыш бабай белән Кар кызы килү белән чын күңел ачу чаралары: әйлән-бәйлән , яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Бу яңа ел кичәсенә килгән һәркем тамашачылар гына булып утырмадытү, төрле конкурсларда, уеннарда да катнашты. Кыш бабай бик күп бүләкләр алып килде. Төрле яшьтәге балалар өчен бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. "Тылсымлы Яңа ел белән!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Балалар һәм өлкәннәр үткәрелгән бәйрәмнән бик канәгать калдылар.