Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Китап илендә компас"- библиографик дәрес

14 декабрь көнне китапханәдә 4 сыйныф укучылары белән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәдә “Сүзлекләр иленә сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар китапханәнең белешмә әдәбияты, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәче балаларга рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырды, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлатты.  Чара ахырында сүзлекләргә даими мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Сүзлекләр барлык мәктәп фәннәрен өйрәнүдә ярдәм итәчәкләр, матур итеп сөйләшергә һәм дөрес итеп язарга өйрәтәчәкләр.