Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Йөзек салыш..." - милли уеннар

Бала тәрбияләүдә татар халык уеннары борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "Йөзек салыш..."милли уеннар кичәсе уздырдык. Чара башында китапханәче татар халкының яратып уйнала торган уеннары турында сөйләп, уен өчен кызыклы "җәза"лар сайларга үз киңәшләрен бирде.  "Без, без, без идек", "Яулык алыш", "Урын алыш", "Түбәтәй", "Йөзек салыш" уеннарын оештырдык. Берсеннән-берсе кызыклы уеннарны балалар бик кызыксынып уйнадылар, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп, чарадан бик кәнагәтъ калдылар.