Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Тапкырлар һәм зирәкләр" - уен - викторина

Чиканас авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Тапкырлар һәм зирәкләр" - дип исемләнгән уен - викторина уздырды. Укучылар бу бәйгедә үзләренең сөйләм телләрен үстерү максатыннан "Туган тел" шигырен искә төшерделәр, тел турында мәкалләр укыдылар,табышмакларга җаваплар таптылар,  бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр.Укучылар бу уенда туган телебезнең матурлыгына, байлыгына сокланып үзебезнең татар милләтебез белән горурлану хисе кичерделәр. "Хикмәтле дә, кирәкле дә  туган тел!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.