Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

" Җиңү кайтавазы мәңгелек" - театральләшкән кичә

5 март көнне Чиканас мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Рафис Фазылҗанның "Вәгъдә бүләге " исемле драма әсәре сәхнәгә куелды. Спетакльдә узебезнең җирлектәге үзешчәннәр катнашты . Алар һәрберсе дә үз ролләрен бик оста итеп башкардылар. Спектальне 130 кеше карады һәм бик югары бәя бирделәр. Китапханәче бу кичәдә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 еллыкка багышланган "Батырлар даны мәңгелек" исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Килгән халыкка андагы китаплар турында эчтәлекле мәгълүмат бирде.