Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Яңа ел могҗизасы"- балалар өчен бәйрәм иртәсе

4 январь көнне Чиканас мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел могҗизасы"дип исемләнгән бәйрәм узды. Бәйрәмдә төрле әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы катнашты. Балалар чыршы янында җырлар җырладылар Кыш бабай белән бергә биеделәр. Бәйрәмдә алар төрле конкурсларда катнаштылар,җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм яңа елга багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Уенннардан бер бала да читтә калмады һәм аларга торле призлар , яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.