Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Әкият геройлары бездә кунакта" (Мәдәни дәрес)

Чиканас башлангыч мәктәбендә укучылар белән " Әкият геройлары бездә кунакта" исемле мәдәни дәрес уздырдык. Дәреснең башында укучыларга әкиятләр турында сөйләп уздым. Әкиятләр нинди була, алар нәрсәләргә өйрәтәләр һ.б. турында балалар үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Аннары әкият геройларын рәсемнәрдән танып, шулар турында сөйләделәр. Ахырдан укучылар үзләре яраткан берәр әкият героеның рәсемен ясадылар.