Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Сынмас рухлы замандашлар" - тематик кичә

" Инвалидлар көне" - ул бәйрәм түгел. Ул җәмгыятьнең зәгыйфь, авыру һәм көчсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртырга тиешлеген искә төшерә. Китапханәче укучыларга Халыкара инвалидлар көне килеп чыгу тарихы турында сөйләде, Балалар белән игелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләштек. Алар сөйләшүгә актив кушылдылар, нинди гамәлләр мәрхәмәтле дип саналырга мөмкин икәнлеге турында, үзләре кылган изге эшләр турында фикер алыштылар. Аннары балаларга "Физик мөмкинлекләре чикле булган танылган кешеләр " дигән презентация күрсәтелде. Балаларны Рөстәм Нәбиев, Миләүшә Зарипова, Лилия Сәләхетдиноваларның тормышлары белән таныштырдым.