Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Җилкәннәр җилдә сынала" - китап күргәзмәсе

Чиканас авыл китапханәсендә "Җилкәннәр җилдә сынала" исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә язмышлары белән кимсетелгән язучыларның - Фәнис Яруллинның һәм авылдашыбыз Радик Мөхәммәтҗанның китаплары, шулай ук алар турында язмалар куелды.Әлеге язучыларның шигырьләре, әсәрләре китап укчыларның күңелендә уйланырлык һәм уйлап яшәрлек тирән мәгънә  калдырырлык. "Бары тик көчле рухлылар гына үзләренең максатларына ирешә алалар" - дип яза Ф. Яруллин.Шулай ук китапханәдә авылдашыбыз Р. Мөхәммәтҗанның шәхси әйберләреннән дә күргәзмә эшләп куелды .