Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

" Әнием - алтыным , минем иң якыным!" (Әдәби - музыкаль кичә)

Әни кешенең баласына карата булган хисләрен беркем дә, бернәрсә белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый. Ул мәңгелек! Әниләр көне төрле илләрдә төрле вакытта бәйрәм ителә. Ә Рәсәйдә ул һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чиканас авыл китапханәсе 27 ноябрь көнне Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә әниләр көнен билгеләп үттеләр. Без бу бәйрәмдә әниләребезгә карата булган җылы хисләребезне матур шигырьләр һәм җырлар аша җиткердек. Әниләребезгә үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырдык.