"Могҗизалар илендә" ( Китапханә төне - 2019 )
3 ноябрь көнне Чиканас авыл китапханәсендә " Могҗизалар илендә" исеме астында " Китапханә төне" узды. Бу көнне китапханәгә Хасанова Зөбәрҗәт һәм авылыбызның балалары чакырылган иде . Зөбәрҗәт бисерлар белән "мастер-класс" күрсәтте. Ул балаларга бисердан матур итеп чәчәкләр ясарга өйрәтте. Балалар узләре дә тотып эшләп карадылар, чәчәк таҗлары ясадылар. Нәтиҗәдә бик матур чәчәк килеп чыкты. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады.