Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Дуслык кирәк һәркемгә!"

27нче июнь көнне Чиканас авыл китапханәсендә укучылар белән  “Дуслык кирәк һәркемгә!” дип аталган әңгәмә  үтте.
Син дус була беләсеңме? Дуслык турында нинди китаплар укыганың бар? Дуслык хакында мәкальләр беләсеңме? Шундый сорауларга җавап эзләү кечкенә укучыларга бик кызыклы булды. Дуслык турында җырлар җырланды. Ахырдан балалар “Чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап эзләде һәм һәр бала үзе уйлаган җавапны кәгазьгә язып, үзенең уйлары белән уртаклашты. Кечкенә булсалар да, чын дуска хас сыйфатларны белүләре, дөрес итеп әйтүләре аеруча күңелле булды.
Әңгәмә дуслык турында презентация карау белән тәмамланды.