Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Акция "Пушкин әкиятләре"

2019 елның 6 июнендә Чиканас авыл китапханәсе Пушкин көненә багышланган «Пушкинны бергә укыйбыз» акциясендә катнашты. Акциянең максаты - мөмкин кадәр күбрәк санда балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне рус классик әдәбиятын укуга җәлеп итү. Китапханәдә бу көнне бөек шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, шагыйрьнең иҗаты турында сөйләүче «Ему судьба готовила путь славный» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик теләп өзекләр укыдылар һәм шагыйрьнең әкиятләрен таптылар, үзләренең таныш әкиятләрен яттан сөйләделәр.