Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Авылыбыз чишмәләре"

Чишмәләр - табигать могҗизасы, яшәү чыганагы. Бу - кешегә табигать бүләге. Китапханәдә авыл чишмәләре, аларның тарихы һәм исемнәре белән танышу максатыннан «Авылым чишмәләре»дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Экскурсия барышында укучылар "Шәпи" чишмәсе тарихы белән таныштылар. Йомгаклау этабында "Чишмә иле син, туган як» исемле стенд белән таныштылар. "Шәпи» чишмәсеннән су эчтеләр, чишмәләр турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.