"Бәхетле балачак!"
Балачакта һәрбер кеше бур белән асфальтта рәсем ясыйдыр, мөгаен.
Асфальтта рәсем ясау - бик мавыктыргыч шөгыль. Шулай ук бу балаларының танып - белү сәләтен һәм иҗатын үстерү. Бур белән асфальтта рәсем ясау балаларның хыялларын, игътибарын, фикерләвен, вак моторикаларын, иҗади сәләтләрен үстерә, ә иң мөһиме, яхшы кәеф, үз "шедеврлар"ыннан шатлык тудыра.
Асфальтта бур белән рәсем ясау карандаш-кисточка белән кәгазьдә ясауны чагыштырганда балалар бөтенләй башка хис кичерәләр.
Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем барлыкка килгәне мөһим түгел, ясау процессы балаларга зур ләззәт бирә.