Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Һөнәрленең кулы алтын!" китап күргәзмәсе, күзәтү

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәсендә “Һөнәрленең кулы алтын” исеме астында китап күргәзмәләре оештырылды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру.  Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк. Укучыларга һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат булган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде.