Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Вакытлы матбугат-заман көзгесе" Библиографик дәрес

Максат: балаларны  периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту

Апаз авыл китапханәчесе, балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета һәм журналлар тарихы белән таныштырды.  Балалар өчен чыга торган журналларга күзәтү уздырды.  Вакытлы матбугатның белемнәрне тирәнәйтергә, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итүе , вакытны мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп башваткычлары, кызыклы уеннары булуы турында сөйләде.

Яңа төр журналлар аларда зур кызыксыну уятты.