Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

VII Дөньякүләм әдәби марафон

15 нче май көнне Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында 21 көн буе VII Дөньякүләм әдәби марафонында катнашкан китап укучыларны котладылар. Әдәби марафон проекты Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел уңаеннан үткәрелде.

“Әдәби марафон” проекты кешеләрдә яхшы гадәт- китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең  игүтибарлы һәм гадел булырга өнди. Бу проекта Апаз авыл китапханәчесе дә актив катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.

Әлеге проекты оештыручыларга зур рәхмәт!