"Бу җиңүне бервакытта да онытмаячакбыз!" Тантаналы митинг
Күркәм гадәт буенча 8 май көнне Апаз авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Мәктәп укучылары каһарманнар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдылар, искиткеч бәйрәм концерты бүләк иттеләр.