«Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акция
6 май Җиңү көне алдыннан Апаз авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясендә катнашты..
Һәр ел саен китапханә бу халыкара акциядә катнаша.
«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенең инициаторы һәм оештыручысы-Самара өлкәсе балалар китапханәсе.
Апаз авыл китапханәчесе , Бөек Җиңү көне белән котлады һәм балаларга сугыш турында китаплар укырга ,фильмнар карарга, үзләренең ата-бабалары батырлыгы белән горурланырга, сугыш турында истәлекләрне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде.
Шулай ук балаларга сугыш елларында ничек авыр булуы турында, әмма безнең ата-бабалар фашистларга каршы нык сугышулары , тоткыннарны һәм гади авыл халкын немецлардан азат иттеләрү хакында сөйләде.
Балаларга 1941-1945 еллар вакыйгаларына багышланган матур әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре кычкырып укылды.