Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Тугры Тукай безне уяулыкта, бердәмлектә сыный бүген дә” Кызыклы кичә

Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

Тукай туган көн уңаеннан, Апаз авыл китапханәче, «Гөлчәчәк” балалар бакчасына йөрүче нәни дуслары белән, “Тугры Тукай безне уяулыкта, бердәмлектә сыный бүген дә” исеме астында кызыклы кичә үткәрде.

Китапханәче мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Балалар да сәнгатьле итеп яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Әлеге кичә  бергәләп "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды.