Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

" Кем булырга? Итекчеме? Әллә пешекчеме? Китапханәчедән сора!" һөнәри юнәлеш бирүче лекция

11 апрель көнне Апаз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен " Кем булырга? Итекчеме? Әллә пешекчеме? Китапханәчедән сора!" исеме астында һөнәри юнәлеш бирүче лекция булып узды.

Башта китапханәче балаларга узган еллардагы мөһим һәм кирәкле һөнәрләр турында искә төшерде. Соңыннан файдалы мәгълүмат һәм слайд-презентация ярдәмендә балалар төрле яңа белгечләр дөньясы белән таныштылар һәм бөтен дөньяда нинди перспектив һөнәрләргә ихтыяҗ булачагы белән гаҗәпләнделәр. Лекция тәмамланганнан соң укучылар шундый нәтиҗә ясадылар: һөнәр сайлау – тормыштагы иң мөһим карарларның берсе. Ә теләсә кайсы һөнәрдә яхшы белгеч булу өчен бары тик кирәкле белемнәрне вакытында үзләштереп бару һәм үзеңнең максатыңа ирешү дә җитә.