Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мин сәламәт булуны сайлыйм" Әдәби уен

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык.Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.

Максат: Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзаллауларын киңәйтү ,дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү б\н сәламәтлеекнең ныклы элемтәдә булуын аңларга булышу , үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

СӘЛАМӘТЛЕК-кешенең иң зур байлыгы.Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә,әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,җәмгыять тормышында актив катнаша,тормыштан ямь таба ,шаяра уйнный,көлә, хыяллана , хыялын тормышка ашыра ала . Әгәр сәламәтлегең булмаса яки чирләп китсә алтыннан ясаган караватта ятсада , нинди генә байлыклар өелеп тормасын ,алар берседә рәхәтлек бирми икән балалар. Иртәме –соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Сәламәтлекнең байлык икәнен аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан ук кайгырта.Чөнки сәламәтлекне бернинди акчагада сатып алып булмый. Шуңада инде балалар ,ходай биргән сәламәтлекне,ә ул аны төрле кешегә төрлечә биргән, сакларга, ныгытырга кирәк.