"Кошкайлар да өйле булсын,туган үскән җирдә" тәрбия дәресе
Апаз авыл китапханәчесе , «Гөлчәчәк” балалар бакчасына йөрүче нәни дусларына, "Кошкайлар да өйле булсын,туган үскән җирдә" дип исемләнгән тәрбия дәресе үткәрде. Чараның максаты:
Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;
Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;
Китапханәче канатлы дуслар дөньясы белән таныштырды, кыш көннәрендә кошларга ярдәм итү теләге тудыру, аларны туган якларына кайткач та онытмыйча саклап тору кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында балалар " Кошларны беләсеңме?” дигән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.Кошлар исемнәре булган мәкальләр һәм әйтемнәр дә яңгырады.