“Әкиятләр иленә сәяхәт ” Викторина
Каникуллар вакытында, Апаз авыл китапханәчесе балалар белән берлектә “Әкиятләр иленә сәяхәт ” кылдылар. Бу сәяхәт викторина рәвешендә барды.
Викторинаның максаты: балаларның әкият турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту.
Бурычлары:
- Укучыларның иҗади сәләтләрен, аларның кызыксынуларын, уйлау һәм сөйләм активлыгын үстерү.
- Матур әдәбиятка, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;
- Китап укуга кызыксыну тәрбияләү.
Әкияти конкурс-викторина барышында балалар әкиятләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, әкиятләр турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Барлык балалар да актив катнаштылар.