Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый!” Наркоманиягә каршы профилактик сәгать

14 нче март көнне Апаз урта мәктәбендә китапханә белән берлектә “Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый!” дигән исем астында наркоманиягә каршы профилактик сәгать уздырылды.  Апаз авылы китапханәчесе тарихта наркотиклар турында кайчан телгә алынуы, нинди төрләре  булуы турында искә төшереп узды, наркотикларның нинди афәт китерүе турында сөйләп узды.  Әңгәмәдә 4,5 сыйныф укучылары катнаштылар. Бу чарада наркоман булмас өчен яшүсмер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? әгәр  тормышыгызда наркоман белән аралашырга туры килсә сез нишлисез? Наркоманиянең килеп чыгу сәбәпләре нәрсәдә?Анардан котылу юлын сез ничек күрәсез? Сезнеңчә наркомания чынлап та замана чиреме? Балалар белән шушы һәм башка сорауларга җаваплар табырга тырыштык. Соңыннан китап күргәзмәсенә күзәтү булды.