Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сез булганда, без бәхетле" Тематик кичә

Хатын кыз ул- газиз әнкәй дә, чал чәчле әби дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та. Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләтле, динле, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат та ул. Безнең шатлык бүген Сезгә булсын, сөенечтән күңелегез нурга тулсын. Кояш йөрәгегездә урын алсын, Котлау арты сезгә котлау яусын,-дигән теләкләрен җиткерделәр авылыбызның талантлы үзешчәннәре. Китапханәче Әниләр турында шигырьләрен сөйләде, мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын бер тапкыр гүзәл затларыбызны тәбрикләделәр.