Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Ә миңа бит зурлык түгел, милләтем кирәк” (Н.Сафинага 70 яшь) Балалар иртәсе

Нәҗибә Сафина — күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Ул  балаларга үзенең маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.

2 нче март көнне Н.Сафинага 70 яшь тулды. Шул уңайдан, Апаз авыл  китапханәчесе, балалар бакчасына йөрүче нәни дусларына, Н.Сафинаның тормыш юлы һәм  аның иҗаты белән таныштырды.  Әкиятләрен , шигырьләрен  кычкырып укыды, бергәләп анализ бирелде.