Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар әдәбияты классигы" ( татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан ) ИПЧ

     28 февраль көнне Апаз авылы китапханәчесе күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате үткәрде.

Барысы да Ш. Камалның тормышы һәм иҗат мирасы турында кызыксынып тыңладылар. Ул гасырлар башындагы күренекле вәкилләрнең берсе, тарихның борылыш чоры шаһиты, татар әдәбиятына яңа темалар һәм яңа геройлар кертә, иң беренчеләрдән булып хезмәт кешеләре образларын иҗат итә.

Кичә барышында укучылар язучының әсәрләре һәм аның турында әдәбият белән таныштылар.