Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Шашка-шахмат турниры.

23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне, батырлык һәм халкыбызның патриотизм көне билгеләп үтелә. Шул  уңайдан, Апаз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Апаз авылы китапханәчесе, авыл халкы өчен шашка-шахмат турниры оештырдылар. Шахмат уены хәтер, акыл сәләтләрен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Уеннар үзара җылы дустанә атмосферада узса да, һәр кеше, үзенең стратегик фикерләвен күрсәтеп, призлы урыннар алырга омтылды.