Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Милләтемнең энҗе бөртекләре” Әңгәмә

Апаз авылы китапханәчесе “Милләтемнең энҗе бөртекләре” дигән әңгәмә уздырды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Апаз гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде.