Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” Фольклор сәгать

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Апаз авыл китапханәчесе  21 февраль – туган тел көне уңаеннан үткәрелгән «Наши истоки. Читаем фольклор» регионара акциядә катнашты. Бу көнне “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” исеме астында фольклор сәгате үтте. Китапханәче балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балаларга фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар.