Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Синең каршыңда башым иям" Тәрбия сәгате

Муса Җәлил - татар милләтен дөньяга таныткан шәхес. Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү ул безнең бурычыбыз.Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Шагыйрь турында сөйләгәндә, китапханәче Җәлил балачакта бик җаваплы, тырыш, кыю малай булуын, 6 яшеннән шигырьләр яза башлавын билгеләп үтте. Балалар  язучының : «Шакир һәм Гали», «минем җыр»дигән әсәрләр белән таныштылар.