"Гаҗәеп әби!" Районара бәйге.
8 нче февраль көнне Шушмабаш авыл җирлегендә "Гаҗәеп әби" исеме астында районара бәйге үтте. 8 әби үзара көч сынаштылар. Апаз авылынан Мостафина Нурания Кашшап катнашты. Ул - 4 нче урынга лаек булды.
Хөрмәтле дәү әниләр, супер әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, балкытып торасыз.